Центральная библиотека

“Йөрәктән – йөрәккә”

22 август көнне Арча Үзәк китапханәсендә “Каурый каләм” әдәби – иҗат берләшмәсе кунагы - рус шагыйрәсе Ольга Борисовна Полторецкая белән  “Йөрәктән – йөрәккә” исемле әдәби очрашу  булып узды. Кичәдә  шагыйрәнең  “Җирдәге бәхет” исеме астында тупланган  шигъри җыентыклары тәкъдим ителде. Кунагыбызның  сугыш,  мәхәббәт, хәзерге заман гаилә проблемаларын яктырткан шигырьләре  яңгырады, шулай ук  Арча шәһәренең һәвәскәр шагыйрьләре  үзләренең шигырьләрен укыды.

Арча Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби – иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият сөючеләр үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмәт алдылар. Ольга Борисовна кебек күпкырлы шәхес, иҗади,  сәләтле шагыйрә белән танышудан  җылы һәм матур хатирәләр калдырды.