Центральная библиотека

“Мәдәни ишек алды”

14 август көнне Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Көнчыгыш” территориаль иҗтимагый үзидарәсе оештырган “Мәдәни ишек алды” бәйрәмендә катнашып, шул төбәктә яшәүчеләрнең ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыруда үзләреннән өлеш керттеләр. “Каурый каләм”леләр мәгънәле шигырьләре, моңлы җырлары, Көнчыгыш бистәсендә яшәүче талантларның чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Китапханәчеләр балаларга мавыктыргыч уеннар оештырдылар, берәү дә бүләксез калмады. Бәйрәмгә килгән һәркем тәмле ризыклар белән сыйланып, уеннарда катнашып, өйләренә күтәренке кәеф белән таралышты. Мондый чаралар талантларны барлау, шәһәр халкын дуслаштыру, бер-берсенә якынайту өчен бик әһәмиятле.