Әдәби мәйдан “Бар уем кичен-көндезен, сезнең хакта милләтем...”
19 август көнне “Көнбатыш” территориаль – җәмәгатьчелек үзидарәсе территориясендә “Будь в команде Татарстана” Спартакиадасы кысаларында, халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган “Бар уем кичен – көндезен, сезнең хакта милләтем...” исеме астында “Әдәби мәйдан” узды. Мәйданда, шушы төбәктә гомер итүче, Арчабызның шигъри җанлы халкы, Тукаебыз иҗатына чын – чынлап гашыйк һәвәскәр шагыйрьләре, җырчылар, мәктәп укучылары, студенлар чыгыш ясадылар.
Бу бәйрәмнән, шәһәребезнең шушы төбәгендә гомер итүче халкы яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге алып таралышты.