Центральная библиотека

Әдәби мәйдан “Бар уем кичен-көндезен, сезнең хакта милләтем...”

13 август көнне “Көньяк” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе территориясендә  халкыбызның Бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Бар уем кичен-көндезен, сезнең хакта милләтем...” дип исемләнгән “Әдәби мәйдан” узды. Мәйданда район Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүче һәвәскәр шагыйрьләр, әлеге территориядә яшәүче әдәбият, сәнгать сөючеләр,мәдәният хезмәткәрләре, 7нче мәктәп коллективы чыгыш ясады. Алар Габдулла Тукайның иҗатын һәрьяклап яктырттылар. Спорт сөючеләр, сәламәтлегенә битараф булмаганнар рәхәтләнеп спорт уеннарында катнаштылар,үзләренең көчләрен сынап карадылар.Бәйрәмгә җыелган кунаклар тәмле коймак белән чәй эчеп, җыр, шигырь,биюләр дулкынында хисләнеп җәйге матур кичтә рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял иттеләр.