Центральная библиотека

“Мәгърифәт нуры ачар...”

27 июнь көнне Арча Үзәк китапханәсенең уку залында якташыбыз, күренекле галим, мәгърифәтче Габденнасыйр Курсавиның тууына 240 ел тулуга багышланган “Мәгърифәт нуры ачар...” исемле истәлек-кичә узды. Кичәгә китапханә каршында эшләп килүче “Яшәү яме” һәм “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүче ветераннар чакырылды.

Чараны Мәрьям ханым Кашапова Коръән аятләре белән башлап җибәрде. Алып баручы якташыбызның тәрҗемәи хәле һәм каршылыклы иҗаты турында күп кенә файдалы мәгълүматлар җиткерде.

Очрашуның икенче бүлеге “Хуҗабикә, бакчачыга файдалы киңәшләр” дип исемләнде. Китапханәчеләр әлеге теманы чагылдырган китапларга, газета-журнал битләрендә басылган мәкаләләргә күзәтү ясадылар, җәйге сый-нигъмәтләрдән тәмле ризыклар, кайнатмалар әзерләп алып килделәр.

Халидә Фәйзрахманованың “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Актаныш якларында узган 3 көнлек утырышы турындагы истәлекләре белән очрашу тагы да җанланды.

Кичә тәмле Кырым, Актаныш чәйләрен татып карап, файдалы киңәшләр тыңлап, бәйрәм өстәле артында дәвам итте.

Ветераннар, көзге уңышларны җыеп алгач, кабат очрашырга теләк белдерделәр.