Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Гаилә- тормыш учагы!

15 нче май- Россиядә Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, китапханәдә "Гаилә-тормыш учагы!" дип исемләнгән белешмә сәгате үткәрелде. Әлеге чарада китапханәче балаларга гаилә көне тарихы, гаиләнең мөһимлеге, кыйммәте турында аңлатты. Шулай ук ул гаилә турында шигырьләр укыды. Балалар үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр һәм гаиләләрен рәсемгә төшерделәр. Чара ахырында гаилә турында мәкаль һәм әйтемнәр искә төшерделәр  һәм гаиләне яратырга ,хөрмәт итәргә, сакларга дигән нәтиҗәгә килделәр.