Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Ач, шигърият, серләреңне...” - әдәби мәйдан

23 июнь көнне 13.00 сәгатьтә Урта Бирәзә авылы башлангыч мәктәп ишегалдында “Ач, шигърият, серләреңне...” дип исемләнгән әдәби мәйдан үткәрелде.  Әлеге чара киң катлам халык өчен оештырылды. Әдәби мәйданда Наласа җирле үзидарәсе рәисе Шакирова И.Р., авылның үзешчән шагыйре-Нуриәхмәтов Д., автор – башкаручы Ганиев Ф.Ю. һәм мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар катнашты. Чараны Зур Бирәзә авылы китапханәчесе Равилова Э.И. алып барды. Шулай ук ул Тукай иҗатына багышланган “Без Тукайлы халык-мәңгегә!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм   төрле язучылар, шагыйрьләр иҗаты буенча викторина үткәрде. Викторина сорауларына дөрес һәм күп җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды.