Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре"

Зур Бирәзә башлангыч мәктәбендә укытучылар белән берлектә Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган  йолдызлы сәгать уены үткәрелде. Әлеге чарада шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап алынды, балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, "Шүрәле" әкиятен сәхнәләштерделәр. Китапханәче исә үз чиратында "Милләтемнең җырчы тургае" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Г.Тукай әсәрләре буенча табышмаклар әйтте. Чара ахырында балаларның дөрес җаваплары өчен җыелган "йолдызчыклары" саналды һәм нәтиҗә ясалды.