Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Наласа авылы көе"

Наласа  авылы мәдәният йортында Наласа авылы китапханәсе белән берлектә язучы Гүзәл Әдһәм белән очрашу үткәрелде. Очрашуга язучы гаиләсе белән кайткан иде. Әлеге чара концерт номерлары  белән үрелеп барды. Гүзәл Әдһәмгә тормышы һәм иҗаты буенча сораулар бирелде, әсәрләре сәхнәләштерелде, өзекләр укылды. Язучының гаиләсе чыгышы да очрашуга ямь өстәде.