Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"һөнәрле үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс!"

2019 нчы ел- Татарстанда эшче һөнәрләр елы! Шул уңайдан, китапханәдә "һөнәрле үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс!" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Кем дөрес һәм үзенә туры килгән һөнәрне сайлый һәм гомере буе һөнәренә тугры калып озак еллар хезмәт итә- шул кеше бәхетле була. Китапханәче Равилова Э.И. үзенең һөнәре турында тәфсилләп сөйләде, шулай ук башка төр һөнәрләр турында да белешмә бирде, "Агачны яфрак, кешене хезмәт бизи"  дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучыларга  һөнәрләр турында табышмаклар тәкъдим ителде, зур кызыксыну белән җавап таптылар, хезмәт турында мәкальләрне искә төшерделәр. Викторина барышында балалар  сорауларга бик теләп җавап бирделәр.