Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Табигать тиңсез хәзинә, Аның кадерен бел генә!"

Зур Бирәзә авыл китапханәсендә "Табигать тиңсез хәзинә, Аның кадерен бел генә!" дип исемләнгән библиографик  дәрес үткәрелде.Әлеге дәрестә балалар гаҗәеп табигать дөньясына виртуаль сәяхәт ясадылар. Кеше табигатьне саклауда нинди роль уйнавы турында белделәр. Балалар әңгәмәдә бик актив булдылар, сорауларга җавап бирделәр. Яшь китап укучыларның табигать турында күбрәк беләселәре килә. Моның өчен аларга китаплар ярдәмгә килә. Чара барышында китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Табигать турында нинди газета һәм журналлардан укып белергә була икәнлеген тәфсилләп аңлатты. Үзара фикер алышулар белән библиографик дәрес тәмамланды.