Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз"

Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан, республикада  "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" дип исемләнгән акция игълан ителде. Шул уңайдан, китапханәдә кычкырып уку көне үткәрелде. Әлеге акция  китапханәченең кереш сүзе белән башланды. Ул  язучы А.Алишның тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Һәр укучы чиратлап күргәзмәгә куелган китаплардан әсәрләрне кычкырып укыдылар. Мәсәлән, Р.Хафизованың "Кирлемән", Шәүкәт Галиевнең "Шәвәли шуклыгы", Алмаз Гыймадиевның "Телефонлы кәҗә", Йолдыз Шәрәпованың "Каен алмасы" әсәрләре укылды. Укучылар әлеге акциядән  канәгать калдылар һәм кайбер китапларны өйләрендә уку өчен алдылар.