"Агачны яфрак, ә кешене хезмәт бизи"
2019 нчы ел- Татарстанда эшче һөнәрләр елы! Шул уңайдан, күчмә китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Агачны яфрак, ә кешене хезмәт бизи" дип исемләнгән белешмә-мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чарада китапханәче эшче һөнәрләр елы турында сөйләде. һәр һөнәргә аерым тукталып белешмә бирде, рәсемнәрен күрсәтте. Сүз балаларга бирелде. Алар исә әти-әниләренең һөнәрләре һәм үзләренең нинди һөнәр сайлаячаклары турында сөйләделәр. Белешмә-мәгълүмат сәгате фикер алышулар белән тәмамланды.
2019