Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Яшәү өчен җиңдек без сугышны!"

2016 нчы елның 7 нче май көнне Зур Бирәзә авылы мәктәп ишегалдында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Митингның максаты: укучыларда сугыш ветераннарына хөрмәт, патриотизм хисләре тәрбияләү. Әлеге чарада авылның өлкән кешеләре, районның суд приставыннан вәкилләр катнашты. Митингны мәктәп мөдире Нуриәхмәтова Р.Ә. ачып җибәрде, китапханәче Равилова Э.И  алып барды. Иртәдә башлангыч сыйныф укучылары сугыш темасына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Яу кырында ятып калганнарны искә алып, 4 нче сыйныф укучылары һәйкәл каршысына венок куйдылар һәм барысы да аягүрә басып 1 минут тын тордылар.