Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Китапларның якын дусты, булсын иде һәр кеше!"

Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Китапларның якын дусты, булсын иде һәр кеше!" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Кичәне китапханәче китап, аның кеше тормышында әһәмияте, аны саклап тоту кагыйдәләре турында сөйләүдән башлап җибәрде. Шулай ук китап турында мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар искә төшерелде. Балалар китап турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кичә ахырында үткәрелгән электрон-презентацияле викторинада барысы да актив катнашты. Әлеге кичәдән балалар канәгать калдылар.