Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Уттан сак бул!"

Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан, китапханәдә "Уттан сак бул!" дип исемләнгән информация сәгате үткәрелде. Китапханәче Равилова Э. И. халыкка ут бүләк итүче Прометей турындагы легенда белән таныштырды, пожарның төп сәбәпләре, кагыйдәләре турында мәгълүмат бирде. Укучылар пожар булган очракта хәбәр итү өчен телефон номерларын искә төшерделәр. Информация сәгате презентация белән бергә үрелеп барды. Чара ахырында китапханәче һәр катнашучыга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре  турында белешмәлек өләште.