"Конституция- илнең төп законы!"
Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан, китапханәдә "Конституция- илнең төп законы!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм күзәтү ясалды. Китап укучыларга конституция турында кыскача белешмә бирелде. Күргәзмәдә "Россия Федерациясе Конституциясе" , законнар китабы, брошюралар урын алды.