Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Әкиятләр дөньясында- коррупция”

 “9 декабрь-коррупциягә каршы көрәш көне” уңаеннан китапханәдә “Әкиятләр дөньясында- коррупция” дип исемләнгән информация сәгате үткәрелде. Әлеге сәгатьтә китапханәче Равилова Э.И. укучыларга коррупция турында аңлатты, аның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре белән таныштырды, “Коррупция тукта!” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Балаларның берничәсе алдан әзерләнеп, әкият геройлары булып инсценировкалар куйдылар. Инсценировкаларның эчтәлеге дә әкиятләрне бераз үзгәртеп, хәзерге заманга яраклаштырып, коррупция темасына нигезләнеп язылды.  Һәр инсценировкадан соң фикер алышулар үткәрелде. Әлеге мероприятиенең максаты- укучыларда антикоррупцияне күзаллауны формалаштыру, тәртиплелек, әдәплелек, намуслылык, гаделлек сыйфатлары тәрбияләү иде.