Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Бер сүз җитә кеше җанын дәваларга!"

Китапханәдә инвалидлар көненә багышланган "Бер сүз җитә кеше җанын дәваларга!" дип исемләнгән мәрхәмәтлелек сәгате үткәрелде. Әлеге чарада 6 яшьтән 15 яшькәчә балалар катнашты. Китапханәче балаларга инвалидлар көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Инвалидлар аерым төр кешеләр, нәкъ безнең кебек аларның да кибеткә, китапханәгә, кинотеатрларга барасылары килә. Бүгенге көндә дәүләт аларга уңайлы шартлар тудыру өстендә актив эш алып бара, күп йортлар, оешмалар пандуслар белән җиһазландырылган, кайберләренә автомобиль, квартира  алырга мөмкинчелек тудыра. Ләкин дәүләт кенә түгел, ә мөмкинчелеге чикле кешеләргә тирә-юньдәге һәр кеше көченнән килгәнчә ярдәм кулы сузарга тиеш дигән фикер белән мәрхәмәтлелек сәгате тәмамланды.