Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Әкияттә кунакта"

Китапханәдә "Әкияттә кунакта" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Китапханәче әкиятнең барлыкка килү тарихы, аның төрләре белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Викторинаның беренче өлеше әкиятләрдән иллюстрацияләрне тану иде. Икенче өлештә әкиятләрдән өзекләр укылды, ә балалар өзек нинди әкияттән икәнлеген әйттеләр. Өченче өлештә электрон-презентацияле викторина үткәрелде. Балалар барлык биремнәрне дә бик җиңел үтәделәр. Барысы да әлеге чарадан канәгать калдылар.