V Россиякүләм татарча китап укучылар онлайн марафоны
9 нчы ноябрь көнне Казан шәһәренең ГУМ бинасында Татарстан китап нәшрияты Татнетны үстерү фонды белән берлектә V Россиякүләм татарча китап укучылар онлайн марафонында катнашучыларны бүләкләү тантанасы үткәрелде. Вконтакте интернет челтәрендә үзе укыган әсәрләрдән өзекләр урнаштырып, #Әдәбимарафон хештегы белән тамгалап, 1 нче октябрьдән 21 нче октябрьгә кадәр китапханә мөдире Равилова Эльмира икенче тапкыр марафонда катнашты һәм финалга чыкты. Тантанада китапханәчегә Диплом тапшырылды.