Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Төсләр бәйрәме"

Зур Бирәзә авыл китапханәсендә балалар өчен көзнең иң матур чоры - көз темасына рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурс башланыр алдыннан, китапханәче көзнең матур төсләр туплаган табигате турында әңгәмә үткәрде, көз турында табышмаклар әйтелде, шигырьләр укылды, "Көзге яфракларны таны" һәм "Бу нинди яшелчә һәм җимеш?"  темасына танып-белү  уеннары үткәрелде,"Көзнең дә бар үз яме, үз тәме" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Балалар төсле карандашлар һәм фломастерлар кулланып көзнең барлык матурлыкларын чагылдырган рәсемнәр иҗат иттеләр. Ясалган рәсемнәрдән "Төсләр бәйрәме" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.