Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Икмәк булса җыр да була”

Икмәк- тормыш символы, сәламәтлек чыганагы. Ул башка продуктлардан безне туендыручы һәм һәрвакыт өстәл түрендә торуы белән аерылып тора. Урта Бирәзә авыл клубында “Икмәк булса җыр да була” дип исемләнгән икмәк бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә икмәк турында, аның кеше тормышында мөһимлеге һәм бөртекне икмәк булганчы эшкәртү технологияләре белән таныштырылды.  Шулай ук балалар икмәк турында табышмакларга җаваплар таптылар, икмәк турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм ахырында  бергәләп  икмәк һәм бал белән чәй эчтеләр.