Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Сәламәтлек- зур байлык!"

 2016 нчы елның 17 нче апреле көнне 12.00 сәгатьтә язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында Зур Бирәзә авыл китапханәсендә "Сәламәтлек-зур байлык!" дип исемләнгән белешмә-мәгълүмат бирү сәгате үткәрелде. Әлеге сәгать киң катлам халык өчен оештырылды. Максаты: авыл халкының сәламәтлеген кайгырту, аны ныгыту өчен кирәк булган витаминнар турында аңлату. Белешмә-мәгълүмат сәгатен китапханәче Равилова Э.И. башлап җибәрде. Ул  үзенең кереш сүзендә  сәламәтлек турында сөйләде. Аннан соң сүз авылның фельдшеры Авхадиева И.И. га бирелде. Ул исә килгән халыкка диспансерлаштыру тәртибен аңлатты, сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен витаминнарның әһәмияте, дөрес туклану турында сөйләде. Барысы да әлеге сәгатьтән үзләренә бай мәгълүмат тупладылар.