Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Тылсымлы Тукай иҗаты"

2016 нчы елның 17 нче апрелендә Зур Бирәзә авыл китапханәсендә 10.00 сәгатьтә Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Тылсымлы Тукай иҗаты" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чараның максаты- укучыларны Г.Тукай иҗаты белән тирәнтен таныштыру, шигырьләрендәге геройларны искә төшерү, аларның рәсемнәрен ясау. Укучылар бик теләп һәм кызыксынып катнаштылар. Иң матур һәм эчтәлекле 3 рәсем буенча урыннар билгеләнде, дипломнар тапшырылды.; калган катнашучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.