Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Китап табибы-Айболит!

Китапханәдә китапны саклап тоту һәм таушалган китапны төзәтү акциясе үткәрелде. Акциянең максаты: китапка карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.Әңгәмә вакытында китапханәче китап төрләре, китапның укучы кулына кергәнче нинди юллар үтүе турында тәфсилләп сөйләде, рус язучыларының китап турында шигырьләрен бергәләп укып, анализладылар. Китапханәче китапны ремонтлау кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар таушалган китапларны бик теләп һәм зур кызыксыну белән "дәваладылар". Ремонтланган китаплар яңа сулыш алдылар, ә балалар исә, китапны саклап тотуның мөһимлеген аңладылар.