Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Без террорга каршы!"

3 нче сентябрь- терроризмга каршы көрәш көне! Шул уңайдан, китапханәдә "Без террорга каршы!" темасы буенча информация сәгате үткәрелде. Әлеге сәгатьтә китапханәче "террор" терминына аңлатма бирде, террорчыларның куркыныч кешеләр булуы турында аңлатты. Клуб мөдире террорчылардан ничек сакланырга икәнлеге һәм Бесландагы фаҗига турында сөйләде.