Туган җирем- Татарстан!
Урта Бирәзә авыл клубында Татарстан Республикасы бәйсезлеге көненә багышланган “Туган җирем-Татарстан” дип исемләнгән чара булып үтте. Әлеге чарада китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Татарстан турында шигырьләр сөйләнелде, балалар белән уеннар үткәрелде, асфальтка “Татарстан-туган йортым” темасына рәсем ясау конкурсы оештырылды. “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән чара тәмамланды.