Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Россия флагы- безнең горурлык!

22 август- Россия Дәүләт Флагы көне. Шул уңайдан, Урта Бирәзә авыл клубында "Россия флагы- безнең горурлык!" дип исемләнгән  информация  сәгате үткәрелде. Әлеге сәгатьтә  китапханәче Россия флагы тарихы белән таныштырды. Клуб мөдире флагның төсләре буенча аңлатма бирде. Информация сәгате ахырында китапханәче Равилова Э.И.  И.Агееваның "Флаг России-триколор" исемле шигырен укыды һәм балаларны илебез тарихын туплаган Россиянең символларын белергә, хөрмәт итәргә чакырды.