"Һәр кошның үз җыры, үз көе!"
2016 нчы елның 27 нче март көнне Зур Бирәзә авылы китапханәсендә кошлар көне уңаеннан “Һәр кошның үз җыры, үз көе!” темасына викторина үткәрелде. Барлыгы 14 кеше катнашты. Әлеге викторинаның максаты – укучыларны Кызыл китапка кертелгән кошлар белән таныштыру, аларның төрләрен аера белергә өйрәтү, кошларга карата мәхәббәт тәрбияләү.
Укучыларга кошлар турында электрон презентация һәм викторина тәкъдим ителде. Викторина сораулары “кошлар энциклопедиясе”ннән, интернет челтәреннән алынды. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, кошлар турында җырлар, шигырьләр искә төшерелде.
Укучылар актив булып, кызыксынып катнашып утырдылар, үзләренә күп кенә яңа мәгълүмат туплап өйләренә таралыштылар.