Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Әй калфагым, калфагым, калфаклар кияр чагым..."

Татар халкының тамырларын, мәдәниятен, традицияләрен, татар телен саклау максаты белән китапханәдә "Әй калфагым, калфагым, калфаклар кияр чагым..." дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Кичәне китапханәче һәм клуб мөдире әзерләде һәм алып барды. Алар чарада катнашучыларга татар мәдәнияте, ырымнары, гореф -гадәтләре турында сөйләделәр. Кичәнең музыкаль өлешендә китапханәче татар халкының "Ак калфак" җырын башкарды. Шулай ук кичәдә катнашучылар борынгыдан килгән төрле уеннарда катнаштылар, татар халык җырларын күмәк җырладылар. Тематик кичә табын артында чәй эчү белән тәмамланды.