Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Эх, күңелле балачак!"

1 нче июнь- балаларны яклау көне! Шул уңайдан, китапханәче балалар өчен "Эх, күңелле балачак!" дип исемләнгән уен программасы әзерләде. Чара башында җәй турында әңгәмә үткәрелде, китапханәче балалар бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балалар  барысы да күмәк уеннарда актив катнаштылар. Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм кызыклы, күңелле үтте.