Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Җиңү җыры яңгырый илемдә!"

Бөек Җиңү көне уңаеннан, Зур Бирәзә башлангыч мәктәп ишегалдындагы обелиск янында тантаналы  митинг үткәрелде. Митингта китапханәче, укытучылар, укучылар һәм суд приставыннан вәкилләр катнашты. Укучылар чыгышыннан сон, һәйкәл алдына венок куелды һәм бер минут тынлык белән яу кырында ятып калганнарны искә алдылар. Китапханәче исә үз чиратында китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.