Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Туган ил хакына, туган җир хакына!"

Бөек Җиңү көне уңаеннан, Урта Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә укытучылар, клуб мөдире һәм китапханәче белән берлектә "Туган ил хакына, туган җир хакына!" дип исемләнгән митинг үткәрелде. Митинг Наласа  авыл җирлеге идарәсе башлыгы Шакирова И.Р. ның кереш сүзе белән башланып китте. Укучылар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар.Яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык   белән искә алдылар. Митингта катнашучылар һәйкәл алдына венок, чәчәкләр куйдылар. Митинг тәмамланганнан соң, тыл хезмәтчәннәренә багышланган бәйрәм концерты  тәкъдим ителде. Концерт укытучылар,укучылар, клуб мөдире һәм китапханәче белән берлектә үткәрелде. Әлеге чара ахырында барлык катнашучыларга да георгий лентасы бирелде.