Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

«Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!»

Китапханәдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган «Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә китапханәче укучыларга шагыйрьнең бәхетсез балачагы, ятимлек ачысын татуы, кулдан-кулга йөрүе турында сөйләде. Балалар Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, “Гали белән Кәҗә”, “Бала белән Күбәләк”, Эш беткәч уйнарга ярый” шигырьләрен сәхнәләштерделәр, “Туган авыл”, “Бәйрәм бүген” җырларын җырладылар. Кичә Тукай тормышына багышланган презентация  белән үрелеп барды. Әлеге чара “Шүрәле” мультфильмын карау һәм бергәләп “Туган тел”җырын җырлау белән тәмамланды.