Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Әдәпле балачак-бәхетле киләчәк!"

Китапханәдә башлангыч сыйныфлар өчен "Әдәпле балачак-бәхетле киләчәк!" дип исемләнгән әдәплелек дәресе үткәрелде.Әлеге чараның максаты: "әдәплелек", "тылсымлы сүзләр", "игелекле эшләр" сүзләренең мәгънәсен һәм аларның мөһимлеген аңлату, укучыларда мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү иде. Китапханәче балаларга әдәплелек турында сөйләде, электрон презентация ярдәмендә, кайда гына булсаң да, үз-үзеңне тоту-кагыйдәләре белән таныштырды. Чара ахырында яшь китап укучылар игелекле, мәрхәмәтле булсаң гына дөньябыз матур, чиста һәм куркынычсыз булачак, дигән нәтиҗә ясадылар.