Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Саулык-зур байлык!"

7 нче апрель-Халыкара сәламәтлек көне! Шул уңайдан, китапханәдә "Сибирское здоровье" компаниясенең вәкиле Мостафина Гөлшат Илфат кызы белән очрашу үткәрелде. Әлеге очрашуда төрле яшьтәге хатын-кызлар катнашты.Гөлшат Илфат кызы сәламәтлекне ничек сакларга, витаминнарны кайчан һәм ничек кабул итәргә кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук "Сибирское здоровье" компаниясенең продукциясе белән таныштырды, катнашучыларның сорауларына тәфсилләп җавап бирде. Китапханәче исә, үз чиратында, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.