Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Хуш киләсез, кошкайлар!

Апрель- күчмә кошлар ае! Шул уңайдан китапханәдә “Хуш киләсез, кошкайлар!” дип исемләнгән электрон-презентацияле  викторина үткәрелде. Викторинага кадәр китапханәче балаларга кошлар тормышы, аларның тукланулары турында сөйләде, таблица ярдәмендә кошларның 2 төркемгә бүленешен күрсәтте: күчмә һәм кышлаучы кошлар. Балалар  “Карлыгач” сүзендәге хәрефләрдән төрле сүзләр төзеделәр,кошлар турында шигырьләр укыдылар. Китапханәче  тарафыннан  “Һәр кошның үз көе, үз җыры” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара ахырында электрон-презентацияле викторина тәкъдим ителде.Балалар бик теләп җавап бирделәр. Әлеге чарада алар  үзләренә яңа мәгълүмат та тупладылар.