Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Кояштай түгәрәк була, әнкәйле дөнья гына

Урта Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә халыкара Хатын-кызлар  көненә багышланган  “Кояштай түгәрәк була, әнкәйле дөнья гына!” дип исемләнгән балалар иртәсе булып узды. Бәйрәмдә мәктәп укучылары хатын-кызлар хөрмәтенә матур теләкләр яңгыраттылар,  чара шигырьләр сөйләү, матур җырлар һәм дәртле биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм Наилә Әюпованың “Кайдан башлана хатын-кыз?” дип исемләнгән шигырен сөйләде. Ата-аналар комитеты рәисе Нотфуллина Миләүшә барлык хатын-кызлар исеменнән матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Барысы да кичәдән канәгать булып, рәхмәт сүзләре ирештереп өйләренә таралыштылар.