Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Мин янәдән Толстойны ачам"

Зур Бирәзә авыл китапханәсе рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган "Мин янәдән Толстойны ачам" дип исемләнгән Республика акциясендә катнашты.  Шул уңайдан, 6 март көнне китапханәдә язучының әсәрләрен кычкырып уку көне үткәрелде. Әлеге чарада шулай ук Л.Толстойның әсәрләре буенча төзелгән викторина да тәкъдим ителде. Китапханәче язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Бергәләп берничә әсәрен кычкырып укыдылар һәм аларны анализладылар. Укучылар  викторинада да актив катнаштылар. Соңыннан, "Прыжок" исемле мультфильм карадылар һәм акциягә нәтиҗә ясадылар.