Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Гасырларда калыр батырлык, тарихларда укып ятларлык!"

15 нче февраль- герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел! Шул уңайдан, китапханәдә "Гасырларда калыр батырлык, тарихларда укып ятларлык!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында клуб мөдире һәм китапханәче балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән электрон презентация ярдәмендә таныштырдылар. Мәктәп укучылары шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Һәм соңыннан, Муса Җәлил шигырьләре буенча төзелгән кроссворд чиштеләр.