Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, сиңа мең рәхмәт!"

21 февраль- Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан, китапханәдә "Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, сиңа мең рәхмәт!" дип исемләнгән  "тәрҗемә ит" уены үткәрелде. Уен башында китапханәче  татар теле, аны ничек өйрәнергә һәм сакларга икәнлеге турында аңлатты. Укучылар тел темасына шигырьләр сөйләделәр һәм "Тәрҗемә ит" уенында катнаштылар. Уенда рус теленнән һәм инглиз теленнән татарчага тәрҗемә итү өчен төрле тема буенча сүзләр бирелгән иде. Укучылар зур кызыксыну белән барлык сүзләрне  дә тәрҗемә итә алдылар. Уен бик күңелле үтте.