Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Иң зур тылсым ул- китап!”

Китапханәнең иң зур байлыгы ул- китаплар. Китап уку бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмаган. Шул уңайдан, китапханәдә “Иң зур тылсым ул- китап!”  дип исемләнгән китапханә дәресе булып узды. Әлеге дәрестә китап укучылар китапның килеп чыгышы, аның ничек эшләнүе, эчке һәм тышкы төзелешләре, китапның эчтәлеге, аннотациясе белән таныштылар. Китапханәче, шулай ук, укучыларны каталоглар белән эшләргә һәм китапханәдә китапны дөрес итеп сайларга өйрәтте.