Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Туган телем- иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем"- шигырь конкурсы.

21 нче февраль көнне 11.00 сәгатьтә Зур Бирәзә авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен “Туган телем иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде. Конкурста барлыгы 10 укучы катнашты. Максаты: укучыларда туган телгә мәхәббәт уяту, телне сакларга, югалтмаска өндәү иде.

Китапханәче туган тел көне турында мәгълүмат бирде, китап күргәзмәсе белән таныштырды, тел турында шигырьләр  укыды, мәкальләр әйтте.  Һәр укучы Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Кәрим шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп конкурста катнашты.  Иң матур һәм сәнгатьле итеп сөйләүче исеменә  4 нче сыйныф укучысы Мифтахова Әлфинә лаек булды. Китапханәче тарафыннан ул мактау грамотасы белән бүләкләнде. Конкурс бергәләп “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.