Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Җәлил яши, Җәлил мәңгелек!" - әдәби кичә.

2016 нчы елның15 нче феврале көнне Зур Бирәзә авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Җәлил яши, Җәлил мәңгелек!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә Зур Бирәзә,Урта Бирәзә авылы башлангыч мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Укучылар Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичә барышында әдәби викторина да үткәрелде. Викторина сораулары шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерергә ярдәм итте. Шулай ук шагыйрь иҗаты буенча кроссворд тәкъдим ителде. "Гомерем минем моңлы бер җыр иде!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Шагыйрьнең берничә китабына китапханәче күзәтү ясады. Укучылар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, зур кызыксыну белән китап күргәзмәсен күзәттеләр. Алар викторинадан канәгать калдылар һәм үзләренә бик күп яңа мәгълүмат туплаулары турында әйттеләр.