Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Аклармын да, саклармын да нәселем шәҗәрәсен!"

6 нчы гыйнвар көнне китапханәдә "Аклармын да, саклармын да нәселем шәҗәрәсен" дигән темага шәҗәрәләр буенча конкурс үткәрелде. Әлеге конкурс 2017нче елның декабрь аенда игълан ителгән иде.Кереш өлештә китапханәче шәҗәрә төзүнең тарихы, мөһимлеге турында сөйләде. Үз нәселләренең шәҗәрәсен төзегән укучылар һәм аларның әниләре шәҗәрәне нинди чыганакларга таянып эшләүләре турында сөйләделәр. Шәҗәрәләрдәге буын санына карап урыннар билгеләнде, җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.