Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Планшет. Кәрәзле элемтә. Интернет. Аларга бәйлелектән ничек сакланырга?”

4 нче гыйнвар көнне   китапханәдә “Планшет. Кәрәзле элемтә. Интернет. Аларга бәйлелектән ничек сакланырга?” дип исемләнгән ток-шоу үткәрелде. Әлеге чарада планшет, кәрәзле элемтә, интернетларның кайчан барлыкка килүе, төрләре аңлатылды, аларга бәйлелектән саклану чаралары белән таныштырылды. Шул ук темага презентация тәкъдим ителде. Тема буенча сораулар бирелде. Сорауларга һәр укучы үз фикере белән җавап бирде