Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Әкияттә хикмәт бар"

Зур Бирәзә авыл китапханәсендә  кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Әкияттә хикмәт бар" дип исемләнгән әдәби чемпионат булып узды. Китапханәче укучыларны әкиятнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Һәр укучы сәнгатьле итеп рус һәм татар телләрендә язылган әкиятләр укыдылар һәм үзләре дә уртак тырышлык белән кыска гына әкият уйлап чыгардылар. Чара ахырында "Әкиятне таны" дип исемләнгән  викторина үткәрелде.