Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

" Тиңләр идем сине мин кояшка, күңел назың, әни, җылырак"

Урта Бирәзә авыл китапханәсендә әниләр көненә багышланган " Тиңләр идем сине мин кояшка, күңел назың, әни, җылырак" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.Кичәне авыл җирлеге башлыгы Шакирова И.Р. ачып җибәрде һәм барлык әниләрне бәйрәм белән котлады. Бәйрәм кунаклары өчен әниләр турында җырлар, шигырьләр яңгырады, китапханәче Равилова Э.И. да әниләрне тәбрикләп җыр бүләк итте. Бәйрәм барышында әниләр һәм балалар төрле уеннарда катнаштылар, әниләр турында табышмакларга җавап таптылар, гаилә, әни турында мәкальләрне дәвам иттеләр. Кичә бик куңелле үтте.