Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Җир бизәге –туган авылым белән, горурланырлык хакым бар”

  Наласа авылы мәдәният йортында “Җир бизәге –туган авылым белән, горурланырлык хакым бар” исемле урам концерты район бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә Урта Бирәзә авылы үзешчәннәре дә катнашты. Әлеге бәйгегә Урта Бирәзәнең “Шыңгырай” урамы буенча театраль тамашаны клуб мөдире һәм китапханәче әзерләде. Тамашада җыр-бию белән беррәттән, нәфис сүз дә яңгырады, башлангыч сыйныф укучыларының “Кашыкчылар ансамбле” дә бәйгегә ямь өстәде, авылның моң иясе Фирдүс Ганиев  автор –башкаручы буларак үзе язган җырларын бүләк итте. Бәйрәм-бәйге китапханәче тарафыннан башкарылган “Саубуллашу” җыры белән тәмамланды.